Kazan National research Techncal University
   Russian |  Englsih |  Arabic | Chinese

Казан милли тикшеренү техник университеты

Казан милли тикшеренү техник университеты (КМТТУ) Казан дәүләт университетның аеродинамик бүлеге нигезендэ Авыр  Наркомат сәнәгатьнең Башлык идарә авиация сәнәгатендә 5 мартның 1932 елның карар нигезендә барлыкка килгэн.

Башта КМТТУике булектән торган: аэродинамик һәм самолет төзү булекләре, шул булекләр нигезендә1934 елда самолет төзү факультеты рәсми рәвештә ачылды. (беренче декан – Архипов К. А.)

КМТТУның беренче көннәреннән ук интенсив фәнни әзләнүләр эше алып барыла.

Аны, университет диварларында гомуми механика фәнни мәктәбен тудыручы Николай Гурьевич Четаев башкырган.

1933 елдан башлап КМТТУ авиацияюгары уку белем йорты арасында беренчеләрдән булып «КАИ хезмәте» исемле фәнни мәкалә жыентыкларын чыгара башлый. Жыентыклар даими рәвештә бастырыланганнарһәм авторитетлы фәнни бастырмага әйләнгәннәр.

1933 елда кандидат диссертациялэрне яклау башлана, а 1937 елда беренче доктор диссертацияләре яклана.

1939елда КМТТУдамотор төзү факультеты ачыла (беренче декан – Чусляев А.А.).

Боек Ватан Сугыш елларында КМТТУда күп кенә бүлекләр һәм лаборияторияләр эшләгән: СССРныңФәннәр Академиясенең физика институты, ЦАГИ, Фәнни – әзләнү институты ГВФ, шулай ук бөтен составы Харьковның авиация институты.

1941нче елдан алып 1943нче елга кадәр КМТТУда алдангы галимнәр эшлэгэн - аэродинамиклар А.А.Дородницин, С.А.Христианович, һэм В.В.Струминский, М.В.Келдыш башлыгында.

1945 елда институтта беренчеләрдән булып реактив двигательләре кафедрасы барлыкка килә, шуны башкаларга-булачак академик– ватанның ракета двигательләрен тозелешенә нигез салучысы - В. П. Глушко чакырылган булган. Укытучыларның беренчеләрдән С. П. Королев, Г. С. Жирицкий булганнар.

1958нче елда илдә яңа фәнни журналларның чыгару турында карар кабул ителә. "югары уку йортлары хәбәрләре" дигән журнал  астында чыга торган  "Авиация техникасы" журналын чыгару институтка беркәтелә. Бу журнал бүгенге көннәрдә дә 30дан артык илдә тарала (Великобритания, Франция, Германия, Италия, Канада, Япония һ. б.). Шулай ук тулысынча инглиз теленә тәрҗимә ителә һәм АКШда «Soviet Aeronautic» исеме астында  бастырыла.

1967нче елда инженер кадырларың әзерләудә һәм фәнни әзләнуләрне устерудә  зур уңышлар өчен институт Кызыл Хезмәт Байрагы белән  бүләкләнә.

1972нче елда хисаплау һәм идәрә итү системалары факультеты ачыла. (беренче декан – Кожевников Ю.В.).

1973нче елда институтка бөек совет авиаконструкторы А. Н. Туполевның исеме бирелә. Мартның 1982нче елда институтның 50 ел тулуы уңаеннан институт Халык ара дуслык ордены белән буләкләнә.

1987нче елда югары белем бирү уку йортлары арасында беренчеләрдән булып институтта ректор сайлаулары үтте һәм профессор Г. Л. Дегтярёв җиңде.

1991нче елда институтта яңа “идарә итү, экономика, финанслар һәм эшмәкәрлек” факультетына нигез салынды (беренче декан – Сиразетдинов Т.К.).

1992нче елда Казан авиация институты Казан дәуләт техник университетына үзгәртелә.

КАИ техник университетына әйләну аркасында специальностьләрне һәм юнәлешләрне шактый итеп киңәйтә алды. 

1995нче елда университета гуманитар факультетына нигез салына (беренче декан – Сабирова Д.К.),  2000нче елда – физика-математика буенча әзерләү факультеты(беренче декан – Гараев К.Г.), 2003нче елда – экономика теориясе һәм хокук  факультеты (декан Хасанова А.Ш.), психология һәм эшлекле администрированиясе факультеты (декан Габдреев Р.В.).

1999нче елда очу аппаратлары һәм очу аппаратларнын двигателе факультеты нигезендә - авиация, жир өсте траспорты һәм энергетика институты барлыкка килә.  (АҖӨТЭИ).
Беренче директор– Дрегалин А.Ф. Институтта (АҖӨТЭИ) һәм бөтен факультетларда специалистлар  әзерләү буенча купкатлы система әшли. Бу система инженерларны  (5-5.5 ел), бакалаврларны (4 ел) һәм магистрларны (6 ел) әзерли.

2003нче елда  радиотех факультеты нигезендә радиоәлектроника һәм телекоммуникация институты барлыкка килә. (РТИ), директор Щербаков Г.И.

Бүгенге көндә КМТТУ-КАИ – җитди куптармаклы уку һәм фәнни комплекс. Татарстанда Университет составында 11 филиал эшли: Волжскида, Әлмәттә, Боголмәдә, Яшел узәндә, Алабугада, Яр Чаллыда, Чистайда, Тубән камада, Зәйдә, Лениногорскида, Вятка аланында. 

1992нче елда өзлексез мәгариф узәге ачыла (МУА) – беренче директор Ватолин А. К. МУА  тозелешендә – Квалификация күтәру һәм укытучылар кадрларын янадан әзерләу  институты (1994нче елда барлыкка килә, беренче директор  Сабирова Д. К.), югары уку йортына керер алдыннан әзерләү факультеты (1989нче елда барлыкка килә, беренче директор – Одиноков М. Ю.) .
КМТТУда халыкара монәсәбәтләре 1937нче елда барлыкка килә. 1947нче елдан башлап 1955нче елга кадәр КМТТУда Албаниядән, Болгардан, Венгриядән, Китайдан, Тоньяк Кореядән, Польшадан, Румыниядән, Чехословакиядән чит ил студентлары һәм аспирантлары укыган.

1996нчы елда, 40 еллык тәнәфестән соң, КМТТУда яңадан чит ил студентларын һәм аспирантларын әзерләүе башлана.  Хәзерге вакытка төрле программалар буенчә әзерләүне Турция, Ливан, Сирия, Иордания, Корея, Индия, Пакистан, Китай, Палестина, Ливия, Германия, АКШ студентлары утте.

 

Kazan State Technical University
International Cooperation Department
10, K.Marx St., Kazan, Tatarstan 420111, Russia
Phone/Fax: +7-843 - 231-02-44